Кондратьев ни өчен татарстанлыларның сайлауда электрон рәвештә тавыш бирә алмавын аңлатты
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Төбәк белән идарә итү үзәге туры эфирында ни өчен республикада яшәүчеләрнең, гәрчә төбәк инде күптән дистанцион электрон тавыш бирүгә технологик яктан әзер булса да, сайлауда электрон рәвештә тавыш бирү мөмкинлеге булмавын аңлатты.
«Без республика күләмендә гомуми күнекмәләр үткәрдек һәм безгә алар алдыннан болай диделәр: «Иң зур ихтыяҗ – яшьләрдә. Шуннан башка аларның сайлау участокларына килү мөмкинлеге юк». Без күнекмәләрдә моны тикшердек. Яшьләрнең ничәнче урында икәнен беләсезме? Дүртенчедә. Беренче урында – иң активлар - 55-65 яшьтәгеләр. Моны үзем дә көтмәгән идем. 45, 50 яшьтәгеләр, 35-40 яшьлекләр дә актив, шулардан соң гына «яшьләр» килә. Бу күнекмәләрдә яшьләрнең беренче урында булмавы безнең өчен гаҗәп тоелды», - диде Кондратьев.
Татарстанның ни өчен электрон тавыш бирүдә катнашмавында икенче фактор – җәмгыятьнең уртак фикергә килмәве. «Партияләрдә, иҗтимагый советларда билгеле бер сөйләшүләр бара, кемдер – килешә, кемдер - юк», - дип искәртте ул.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирел, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән),
Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).