Биржада бензинның барлык маркалары да кыйммәтләнде
«Премиум-95» маркалы бензинның бәясе күтәрелде – хәзер бу ягулыкның тоннасы 60,5 мең сумнан артыграк тора. 2023 елның 29 сентябрендә дә аның бәясе шундый иде.
Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы котировкаларыннан күренгәнчә, Аи-95 маркалы бензинның бәясе 1,88 процентка арткан. Аи-92 маркалы бензинның тоннасы 48,1 мең сумга (+1,31 процент) кадәр күтәрелгән.
Җәйге дизель ягулыгының тоннасы 61,7 мең сумга (+1,62 процент) җиткән. Сезонара дизель ягулыгының тоннасы хәзер – 61,4 мең (+1,13 процент), кышкы дизель 63,1 мең сум (+0,79 процент) тора.
Искәртеп узабыз, элегрәк Россия 2024 елның 31 августына кадәр бензинны чит илгә чыгаруны тыйган иде. Әлеге чикләүләрнең максаты – яз һәм җәй айларына сорау һәм тәкъдимне тотрыклыландыру. РФ Хөкүмәте шулай ук дизель ягулыгын биржада сату нормативын 16 процентка кадәр арттырды.