Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

TatSoft онлайн-тәрҗемәчесен 1,6 миллионга якын кеше куллана

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты ясаган TatSoft онлайн-тәрҗемәчесен 1,6 миллионга якын кеше куллана. Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

TatSoft машина тәрҗемәсе онлайн-сервисы 2019 елда тәкъдим ителде, мобиль версиясе 2024 елда барлыкка килде. Аны ясау белән ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты шөгыльләнгән.

ТР Фәннәр академиясенең икенче уңышлы интернет-ресурсы - Tatarica онлайн-энциклопедиясе. Порталга керүчеләрнең гомуми саны 5 миллионнан (2024 елда 1,1 миллионга якын) артып китә, хәзер исә анда көн саен 5 меңнән артык кеше керә.

Моннан тыш, республика Фәннәр академиясе бәяләвенчә, «Мәгърифәт» медиаплатформасы (керүчеләрнең гомуми саны – 30 меңгә якын, 2024 елда – 10 мең тирәсе), «Мәдәни мирас» геомәгълүмати системасы (2024 елда 27 меңнән артык кеше кергән) һәм «Европа цивилизациясе тарихы» интернет-порталы кебек проектлар да шактый уңышлы.

Болардан тыш, 2024 елда Kazan Digital Week Халыкара форумы барышында ТР Фәннәр академиясе һәм «Яндекс» компаниясе хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Хәзер Татарстан Фәннәр академиясе эшләнмәләре актив рәвештә «Яндекс»ның һәркемгә ачык сервисларына кертелә.

Биредә татар телендәге тавыш ассистенты технологияләрен үстерү, «Яндекс Клавиатура»да тавыш ярдәмендә кертү функциясе белән татар телен куллану, эзләү системасындагы «Колдунщик»та татар сөйләмен тану һәм татар теле барлыкка килү турында сүз бара.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *