Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында татар баш киемнәре күргәзмәсе була
Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында 30 мартка кадәр «Шәһәр һәм һөнәрчелек. Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате» күргәзмәсе эшли. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның кысаларында 15 февральдә 13.00-14.30 сәгатьләрдә татар баш киемнәре турында күргәзмә уза. Лекция «Искусство жить» мәдәни-агарту үзәге ярдәмендә үтә һәм шәхси коллекциядәге экспонатларны күрсәтү белән аралашып бара.
Лекторы – коллекционер, татар киемнәре реконструкторы Гөлшат Нугайбәкова. Очрашу урыны – Arzamas агарту проекты залында, музейның җир асты киңлегендә (керү Зур сарай һәм Икмәк йорты арасындагы пыяла павильон аша), ресепшн янында, администраторлар юнәлеш бирәчәк, диелә хәбәрдә.