Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нурлаттан Бабай кушаматлы хәрби «Татарстан каршындагы хезмәтләр өчен» орден медален алды

Нурлаттан махсус хәрби операциядә катнашучы Бабай кушаматлы хәрби «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләр өчен» орден медале белән бүләкләнде. Хәзер ул туган ягына кыска вакытлы ялга кайтты.

Аның гамәлдәге армия сафларына үз теләге белән кушылуына тиздән ике ел була. Ул Кызыл Лиман юнәлешендә хәрби бурычлар үти торган мотоукчы полкы составында өлкән сержант дәрәҗәсендә машина йөртүче булып хезмәт итә, дип яза «Татар-информ».

Хәрби бурычларны намус белән үтәве һәм батырлыгы лаеклы бәя алды – хәзер аның күкрәген «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләр өчен» орден медале бизи. Аңа һәм тагын 13 хезмәттәшенә әлеге бүләкне тантаналы шартларда алгы сызыкта тапшырдылар. Ул бүләкләнүчеләр исемлегендә аның белән иңгә-иң куеп көрәшүче сугышчан иптәшләре дә булуга бик шат.

«Нурлат районыннан Айс һәм Колдун кушаматлы якташларым белән бергә хезмәт итәм. Без хәрби комиссариаттан бергә киттек, төрле роталарда хезмәт итсәк тә, көн саен диярлек күрешәбез, аралашабыз, авыр минутта бер-беребезгә ярдәмгә киләбез. Ял вакытында һәрвакыт элемтәдә торабыз, анда калган иптәшләрем өчен борчылам, чөнки без хәзер бер гаилә кебек», - диде Бабай.

  • 23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Гүзәл Садыйкова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *