Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады.

«Бүген - уразаның һәм иң мөбарәк ай Рамазанның соңгы көне. Димәк, кояш бату белән бөек бәйрәм – Ураза гаете керә. Чын күңелдән барлык мөселманнарны олы бәйрәм белән тәбриклим!

Һәр мөэмин өчен бу көн – иң кадерлеләрдән. Ураза бәйрәме Рамазан аеның тәмамлануын гына хәбәр итми, ул Аллаһыга карата безнең тугрылык һәм мәхәббәтне дә гәүдәләндерә, чөнки дин кардәшләребез, Раббыбызның әмерләренә буйсынып, ураза тотып, гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп өлгерергә ашыкты. Ураза гаетен Яралтучыбыз алдындагы бурычларыбызны үтәп һәм Аның бөек рәхмәте белән гөнаһлардан чистарынып каршылаудан да олугърак тагын нинди бәхет бар! Болар өчен без Раббыбызга иң ихлас шөкерләр һәм хәмде-сәнәләребезне укыйбыз.

Ураза гаете – ул тәкъвалыкның нәфесне җиңү бәйрәме дә әле, кимчелекләребез һәм теләкләребез өстеннән рухи тантана. Мөселманнар Рамазан мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаганга, иманны ныгытканга, әхлакны чыныктырганга һәм шуның белән Раббыбызның ризалыгына ирешә алуына куана. Бу тырышлыклардан соң күп хәер һәм әҗер-саваплар булыр, иншәАллаһ. Чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисендә болай диелә:

«(Аллаһы Тәгалә) коллары (Изге) Рамазан аенда нәрсәләр (бирелгәнлеген) белсәләр, өммәтем аның ел буе дәвам итүен теләр иде» (Ибне Хөзәймә, «Сахих», 1886. Бәйхакый, «Шүгабуль Иман», 3634). Аллаһ безгә киләсе елда да айларның солтанын каршы алырга насыйп итсен!

Мин ихластан барыбызга да шуны телим: Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәме хөрмәтенә безнең Рамазан аенда кылынган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм саф ниятләребезне кабул итсен, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсен. Тоткан уразаларыбыз Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итеп, Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде.

Ураза гаете мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *