Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов экологик икеайлык барышында ишегалларына һәм паркларга игътибар итәргә чакырды

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Төбәкнең Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне: паркларны, скверларны, яр буйларын, ишегалды территорияләрен, су саклау зоналарын санитар чистартуга аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Традицион рәвештә язгы-җәйге чорда иҗтимагый киңлекләр популярлаша. Соңгы елларда без шәһәр һәм районнарыбызда уңайлы мохит булдыру юнәлешендә зур эш башкардык. 2015 елдан 459 шәһәр мохите объекты, ә 2020 елдан «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 5174 ишегалды территориясе төзекләндерелде», – дип искәртте Татарстан Рәисе.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республика халкы җәмәгать киңлекләрендә тәртип урнаштырырга кирәк булу турында актив сигнал бирә, дип белдерде. Соңгы атналарда гына да «Халык контроле» һәм «Инцидент-менеджмент» системалары әлеге темага 1100гә якын хәбәр теркәгән.

ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, икеайлыкның оештыру структуралары әзер, барлык муниципалитетларда да оператив штаблар формалаштырылган.

Министр сүзләренә караганда, 2024 елда икеайлык барышында күзәтчелек ведомстволары 3,5 меңгә якын тәртип бозу очрагын ачыклаган. Шуларның 40 процентын калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру очраклары тәшкил иткән. 30 майга һәр икенче тәртип бозу бетерелгән, калган очраклар ел дәвамында хәл ителгән. 4,7 миллион сумлык гомуми суммага административ штрафлар салынган. Узган елда өмәләрдә 398 мең татарстанлы катнашты. 350 мең куб метрга якын калдыклар каты көнкүреш калдыклары полигоннарына чыгарылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *