Татарстанда икенче тапкыр БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде
Татарстанда бүген икенче тапкыр «беспилотниклар куркынычы», Түбән Кама аэропортында «келәм» режимы игълан ителде, дип кисәтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Искәртеп үтик, әлеге режим бүген иртән 4:47 сәгатьтә игълан ителгән иде. 13:09 сәгатьтә режим гамәлдән чыгарылды. Соңрак Росавиация Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертү турында хәбәр итте. Һава аланы вакытлыча куркынычсызлык максатларында рейсларны кабул итмәде һәм җибәрмәде.