Россия Әфганстан Ислам Әмирлеген рәсми рәвештә таныды
Россия Тышкы эшләр министрлыгы рәсми рәвештә Әфганстан Ислам Әмирлеген тануын раслады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ведомствода дәүләтне тану турындагы мәгълүматның чынбарлыкка туры килүен, шул рәвешле әфган хакимияте белән мөнәсәбәтләр статусындагы үзгәрешләр турында расладылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Әфганстанның Мәскәүдәге илчелеге бинасы өстендә 2021 елдан бирле беренче тапкыр «Талибан» хәрәкәте тарафыннан куелган әләм күтәрелде.