Казанның Залесный бистәсендә шәхси йорт яна
Казанның Залесный бистәсендә Урман паркы урамында шәхси йорт яна. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Урынга янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткән.
Ут чолгап алган йортны видеога төшергәннәр, видеоны шәһәрнең интернет-бергәлекләренең берсендә урнаштырганнар.