Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оркестры сугыш ветеранын Җиңү көне белән котлады
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Харис Салиховны Җиңү көне белән котлады. Харис Салиховичка бүләкләрне һәм котлауларны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы Илһам Сәхапов тапшырды.
Котлауларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы оркестры да кушылды. Музыкантлар ветеранның ишегалдында тезелеп басып сугыш еллары җырларын башкарды.