Лаеш районында чыккан янгында йорт-җирсез ир-ат һәлак булган
Татарстанның Лаеш районында чыккан янгында йорт-җирсез ир-ат һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бакча йорты, беседка һәм сарайга ут капкан. Янгын 67 квадрат метрга таралган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта беседкага кунарга килгән 66 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.
Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән яки мичнең дөрес эшләмәве сәбәпле чыккан дип фаразлана.