Путин Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин 2036 елда татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итүне федераль дәрәҗәдә оештырырга кушты.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин 2036 елда татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итүне федераль дәрәҗәдә оештырырга кушты.
Читать дальше...
72 нче яшендә Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, ТР буенча элеккеге баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов вафат булган. «Татар-информ»га билгеле булганча, Ренат Тимерҗанов белән хушлашу 10 майда булачак. Хушлашу мәрасименең урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Читать дальше...
Нурлатның үзәк мәйданында татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (1886-1920) һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Быел аның тууына 140 ел тулды. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итте.
Читать дальше...
Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе 17 майда Вашингтон шәһәрендә узачак. Бу хакта АКШта яшәүче татар җырчылары Лилиана Газизова һәм Зарина Вильданова хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы халкына ашыгыч хәлләрдә ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәрттеләр. Ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен тәүлек буе эшли торган түбәндәге телефон номерларына шалтыратырга кирәк:
Читать дальше...
Татарстан башкаласында Сабан туе 20 июньдә өч традицион мәйданчыкта узачак: Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күлендә.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнары буенча эш сәфәре вакытында туңдырмадан авыз итте. Видео белән ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова уртаклашты.
Читать дальше...
Республика сулыклары су коену өчен әле җылынмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шул хакта кисәтте. Өлкәннәргә су коену өчен куркынычсыз температура 18-20 градус тәшкил итә, ә балалар өчен – 25 градустан да ким түгел, дип искә төшерә ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев. Салкын суда коенганда өшү, көзән җыеру, хроник авырулар кискенләшү, баш мие кан тамырлары спазмы, йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар булырга мөмкин, дип өстәде ул.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә республиканың Бөгелмә һәм Лениногорск районнарына эш сәфәре нәтиҗәләрен шәрехләде.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск кошчылык фабрикасында булды, ул анда эшләрнең торышы, шулай ук җитештерүне алга таба үстерү этаплары белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
13 майда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсенең рәсми ачылышы булачак. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән хәләл сертификатка ия азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Тимәш авылында булдылар, анда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Читать дальше...
Кичә бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 118 ел булды. Җырчыны искә алып, татар җәмәгатьчелеге аның Татар дәүләт филармониясе бакчасындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Чарада Ваһапов фестивале лауреатлары һәм Рәшит Ваһапов фонды хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Бөгелмә районы Ефановка авылында элеватор комплексын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Эйдос Робототехника» компаниясенең «Химград» технополисында урнашкан яңа җитештерү мәйданчыгында булды. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына эш сәфәре вакытында Спас авыл җирлегендә булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салды, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Читать дальше...
Бүген «Россия – Минем тарих» паркында «Коткарырга һәм кайтарырга. Бөек Җиңүнең медицина фронты» мультимедиа күргәзмәсе ачылды.
Читать дальше...
Казан метрополитены 9 Майда көчәйтелгән эш режимына күчә һәм 00:30 сәгатькә кадәр ачык була.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды, анда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...
«Татар-информ» апрель йомгаклары нигезендә «Дзен» версиясе буенча федераль гаммәви мәгълүмат чаралары рейтингында 38нче урынны алды. Бер ай эчендә мәгълүмат агентлыгы берьюлы тугыз позициягә күтәрелде.
Читать дальше...
В Казани во время рейда поймали двух водителей, имевших долги по налогам и штрафам.
Читать дальше...
Казанда үткәрелгән рейд вакытында салым һәм штраф буенча бурычлары булган ике машина йөртүчене тотканнар.
Читать дальше...
Татарстанның Лаеш районында чыккан янгында йорт-җирсез ир-ат һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бакча йорты, беседка һәм сарайга ут капкан. Янгын 67 квадрат метрга таралган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта беседкага кунарга килгән 66 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.
Читать дальше...
Горький тимер юлы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт программалары сериясен башлап җибәрә. Концертлар 9 Майда магистральнең зур вокзалларында узачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Читать дальше...