Добавить новость

Казанда Халыкара «Илһамият» конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казанда Халыкара «Илһамият» нәфис сүз һәм җыр бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

«Безнең бәйгедә ике номинация бар — вокал һәм нәфис сүз. Һәр номинациядә дүрт яшь категориясе бар. Барлыгы 72 лауреат булды», — ди бәйгене оештыручыларның берсе Татарстанның халык артисты, профессор Эльмира Хамматова.

Аның сүзләренчә, сәләтле балалар күп. «Сәләтле балаларны күреп алып, аларга алга таба үсәргә ярдәм итәргә кирәк. Бәйгедә мотивация дә кирәк. Әйтик, быел өченче урын алса, икенче елга беренче булырга мөмкин. Сәхнәдә көнләшү дә булырга тиеш. Әгәр йоклап йөрсәң, сине узалар да китәләр», — ди ул.

«Бәйгенең тагын бер яхшы ягы бар. Без балаларны татар милләтенең бөек шәхесләре белән якыннан таныштырабыз. Конкурс бишенче тапкыр үткәрелде. Һәр бәйгене бер шәхескә багышлап үткәрәбез. 2016 елны Габдулла Тукай белән Габдулла Кариев иҗатына багышлаган идек. Аннан соң Сара Садыйкова иҗатын зурладык. Аннары Нури Арслановны сайладык. Быелгысы Илһам Шакировның якта истәлегенә багышланды», — ди Эльмира Хамматова.

Гала-концертта Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да катнашты.

«Мондагы балаларның һәммәсе дә артист булмый. Минемчә, сәнгатькә якын кеше мәрхәмәтлерәк була. Иҗади кеше башка өлкәдә дә уңышларга тизрәк ирешә. Җәмгыятебезнең, милләтебезнең берлеген күрсәтә торган нәрсә — ул «Илһамият». Бу бәйге үз урынын тапты. Киләчәктә юлы озын булсын», — диде депутат.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гале

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гале и Абхазии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *