«Татарстан географиясе» татар телендә чыкты — «Мәгариф»
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» ). География — катлаулы, шул ук вакытта кызыклы фән. Татарстаныбызның үзенчәлекле табигатен үзеңә якын һәм таныш булган урыннарын, күренешләрен өйрәнеп, алар белән чагыштырып караганда гына аңлап була. Моның өчен иң элек туган һәм яшәгән төбәгеңне ныклап белү кирәк. Педагогика фәннәре кандидатлары Е. И. Веселова белән Г.Х.Хаҗиев яңа уку елына VIII сыйныф укучылары өчен татар һәм рус телләрендә «Татарстанның физик географиясе» дигән уку ярдәмлеген Татар балалар нәшриятында бастырып чыгарды. Читать дальше...