Добавить новость
Другие новости Гайсина и Винницкой области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Новости от TheMoneytizer

«Татарстан географиясе» татар телендә чыкты — «Мәгариф»

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» ). География — катлаулы, шул ук вакытта кызыклы фән. Татарстаныбызның үзенчәлекле табигатен үзеңә якын һәм таныш булган урыннарын, күренешләрен өйрәнеп, алар белән чагыштырып караганда гына аңлап була. Моның өчен иң элек туган һәм яшәгән төбәгеңне ныклап белү кирәк. Педагогика фәннәре кандидатлары Е. И. Веселова белән Г.Х.Хаҗиев яңа уку елына VIII сыйныф укучылары өчен татар һәм рус телләрендә «Татарстанның физик географиясе» дигән уку ярдәмлеген Татар балалар нәшриятында бастырып чыгарды. Бу дәреслек география укытучылары өчен аеруча файдалы кулланма булачак, чөнки ул «Россия географиясе» дәреслегенә өстәмә булып тора. Татарстанның физик географиясен яктыртуга багышланган бу уку ярдәмлегендә республикабыз табигатенең төп үзенчәлекләре: географик урыны, җир өсте төзелеше, геологиясе, җир-су байлыклары, климаты, табигый комплекслары, казылма байлыклары һәм алардан нәтиҗәле файдалану юллары шактый тулы һәм укучыларга аңлаешлы телдә яктыртылган. «Татарстанның физик географиясе» уку әсбабының www.ebook.tatar сайтында электрон варианты да бар. Электрон формада әлеге әсбапның pdf форматы да зур урын алган. Анда карталарны һәм рәмемнәрне зурайтып та карарга була. Параграфлар алдында бирелгән сораулар Россия географиясе курсында өйрәнгән материалларны искә төшерергә һәм параграфларның эчтәлеге белән бәйләргә, иллюстрацияләрне (карталарны, схемаларны, таблицаларны) дикъкать белән җентекләп өйрәнергә ярдәм итә. Һәр параграфтан соң материалның ни дәрәҗәдә үзләштерелүен тикшерү максатыннан сораулар, биремнәр һәм тестлар тәкъдим ителгән. Алда күрсәтелгән сайтта Татарстанның физик географиясен тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә материал да бирелгән. Кыскасы, әлеге уку әсбабы география буенча күзаллауларыгызны киңәйтергә, белемнәрегезне тирәнәйтергә, туган республикабызны яхшырак белергә, үзебез яшәгән төбәккә мәхәббәт, табигатькә хөрмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Гайсин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гайсине

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гайсине и Винницкой области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *