Алабуга вәкиле: «Авыл табибы» программасы кечкенә шәһәрләргә дә килсен иде
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алабуга Үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Азат Гайсин «Авыл табибы» программасын кече шәһәрләргә дә кертү яхшы булыр иде, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, бу табибларга кытлык проблемасын хәл итәргә булышачак. Ул «Авыл табибы» программасы бүген халкы 50 меңнән кимрәк булган җирлекләргә генә кагылганын әйтте. «Әйтик, Менделеевск шәһәренә килгән табибларга бер миллион сум акча бирәләр. Алабугада 70 меңнән артык кеше яши, шуңа без бер миллион тәкъдим итә алмыйбыз... Читать дальше...