«Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә «Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре, «Татар эстрадасы легендасы», IPHONE 12 отучы билгеле билгеле булды. Быел да тамашачылар тантананы турыдан-туры трансляциядә күзәтә алды. Җиңүчеләр «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикере нигезендә сайлана. «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү, дип хәбәр итә оештыручылар. Читать дальше...