Җыр алга барырга көч бирә
Солдат җырлары фестивале “Виктория” безнең районда күптәннән матур традициягә әйләнде инде. Ватаныбыз тарихын, аның каһарманнары язмышларын үз эчләренә алган җырлар бәйрәме ул.
“Туплар гөрселдәгәндә, музалар тын тора” дигән әйтем бар. Ләкин моның белән килешергә кирәкме икән? Сугыш вакытында да, тыныч тормышта да җыр җаннарны җылыта, йөрәкләргә шатлык тутыра, алга барырга көч бирә. Бөек Ватан сугышының беренче көн-нәрендә бик күп яңа җырлар барлыкка килгән, алар шундук популярлык казанган. Читать дальше...