Тукай районының Биклән авылы тыл хезмәтчәннәре дә Җиңүгә үз әлешен керткән
Биклән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә салынган һәйкәлдә 249 кешенең исем-фамилиясе мәрмәр ташка уеп язылган. Авылдан сугышка киткән 426 кешенең яртысыннан күбесе сугыш кырларында ятып калган. Ике Кызыл Йолдыз орденлы Юныс Миңнебаев, Нургали Сафиуллин, Хәлим Туктагулов, Кызыл Байрак орденлы, күп кенә сугышчан медальләр белән бүләкләнгән авылдашыбыз Нурулла Шәвәлиев һәм башкалар фашистларны тар-мар итеп җиңү яулап кайталар. Бүгенге көндә сугыш кырыннан туган җиренә кайта алган 177 ветеранның 5 се генә исән. Читать дальше...