Янгыннан каза күргән Эчкенгә сәяхәт: яңа йорттагы өй туе (Милли Шура катнашында)
Курган өлкәсендәге Йолдыз (Эчкен) исемле иң зур татар авылында коточкыч янгын булуга 6 ай вакыт узды. Сәгать ярым эчендә 228 йорт янып беткән авылда хәзер төзелеш эшләре бара. «Интертат» хәбәрчесе Йолдыздан репортаж тәкъдим итә.