Мишустин гражданнарның социаль килешүләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтте
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин гражданнарның социаль килешүләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтте. Хәзер 1 марттан соң эштән җибәрелгән һәм эшсез дип танылган гаилә әгъзасының кереме мондый килешү төзү өчен гаиләнең табышын бәяләгәндә исәпкә алынмаячак. Бу хакта «Российская газета» яза. Социаль килешү гаиләдә җан башына туры килгән керем яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган гражданнар белән төзелә. Шуның хисабына яңадан әзерлек узарга, үз эшеңне ачарга, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерергә, эшкә урнашырга, авыр тормыш хәлендә калган очракта ярдәмгә өметләнергә мөмкин.