«Хромая лошадь» клубында янгында имгәнгән кыз ун ел хастаханәдә ятканнан соң үлгән

2009 елның 5 декабрендә Пермь шәһәрендәге «Хромая лошадь» кафесында зур янгын булды. Залда фейерверк җибәргәч, ут чыгып, 156 кеше һәлак булды, йөзләп кеше җитди имгәнде. Ирина Пекарская да шул янгында имгәнә. Ул соңгы ун елын хастаханәдә яткан килеш уздыра. Быел 6 июльдә Ирина вафат булган. Бу турыда « Комсомольская правда» хәбәр итте. «Кызым 11 ел чамасы ятты», — дип елый аның әнисе Галина Васильевна. Ирина кафега бергә яши торган ире белән килә. Ут чыкканда, Сергей урамда тәмәке тарта, ул исән кала. Ирина исә төтен исенә агулана һәм аның баш миендә кайтаргысыз үзгәрешләр була. Ул соңгы ун елында беркемне дә танымый, «яшелчә» кебек ята. Фаҗигадән соң алты ел Ирина Пермь өлкә хастаханәсенең неврология бүлегендә ята, башта аны ире карый. Аннары ул Ирина өчен акча түләүдән туктый, хастаханәгә дә килми башлый. Хатынының опекуны буларак акча ала, бу акчаларны кая куйганы билгесез. Хастаханәдә Иринаның чәчен бөтенләй кырып алалар, шуңа күрә аның хәтта шампуне дә булмый, диелә хәбәрдә. «Комсомолка» шул хакта язгач, кешеләр капчыклап шампунь, пеленкалар, майлар алып килә. Аннары бөтен ил күләмендә ярдәм итә башлыйлар. Түрәләр Иринаны әнисе яшәгән Березники шәһәренә күчерүне оештыра. Ул соңгы елларын паллиатив ярдәм бүлегендә уздыра. Биредә үлем хәлендәге кешеләр дәвалана. «Ирина көндез дә, төнлә дә кычкыра иде, кешеләр үлсә бигрәк тә», — дип сөйләгән Иринаның әнисе. Шушы вакыт эчендә Иринаның балалары бирегә бер тапкыр килә. Шәфкать туташлары шул хакта сөйләгән. «Аларга әниләрен бу хәлдә күрү кирәкми, бу — стресс. Аны матур килеш истә калдырсыннар», — дип саныйлар хастаханәдә, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *