Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән хәл

Бу көннәрдә шәһәребездәге 2нче һәм 3нче мәктәпләр каршындагы юлларда кызу эш кайный. Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән хәл бу. Мәктәпкә килгәндә-кайтканда Гагарин һәм К.Маркс урамнарында машиналар тыз-быз килеп торган юл аша чыкканда балаларыбызның иминлеген саклау өчен башкарыла әлеге эшләр.
 
Татарстанда “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү“ подпрограммасы эшли. Әлеге программа кысаларында Әгерҗе башкарма комитеты “ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм белем бирү прораммаларын финанслау дирекциясе“нә шәһәребездәге мәктәпләр һәм балалар бакчалары каршында җәяүлеләрнең чыгу юлларын җиһазлау буенча мөрәҗәгать иткән иде.
Дирекциядән быел 2нче һәм 3нче мәктәпләр каршында җәяүлеләрнең чыгу юллары заман таләпләре югарылыгында җиһазланачагы турында хәбәр алгач, бик сөендек. Бу – балаларыбызның юл аша чыкканда иминлеген тулысынча саклау өчен менә дигән мөмкинлек, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров. 
Бу көннәрдә әлеге мәктәпләр каршындагы юлларда кызу эш кайный. Яңа юл билгеләре куела. Балаларыбыз мәктәптән чыгу белән яки тротуардан барганда юлга чыгып йөгермәсеннәр өчен тимер коймалар урнаштырылды. Кояш батареяларында эшләүче җәяүлеләр светофоры да куелды. Юлда “лежащий полицейский“ да барлыкка килде. Моннан тыш, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны (разметка) ясалды. 
Бу эшләр күпмегә төшә соң дигән сорау да кызыксындырадыр сезне.
Һәр мәктәп каршындагы юлларны җиһазлау 1,5әр миллион сумга төшә. Алдагы елларда 4нче мәктәп каршындагы Пушкин һәм К.Маркс урамнарында ике урында, 3нче балалар бакчасы каршындагы юллар да шулай заманча җиһазланачак, – ди Илназ Сәфәров.   
Укучыларыбызның юлларда иминлеген саклау өчен Татарстанда шулай зур кайгыртучанлык күрсәтүләренә без дә, ата-аналар да бик сөендек, – ди 2нче мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин да.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *