Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Көтү маҗарасы

Җәй­ге ка­ни­кул­да бул­ган бер кы­зык­лы ва­кый­га ту­рын­да сез­гә дә җит­ке­рим әле. Авыл­да яшә­гәч, әл­бәт­тә, сы­е­ры да, бо­за­вы да, кош-кор­ты да бу­ла. Ә сы­е­ры бул­гач, аны җә­ен кө­тү­гә чы­гар­мый­ча, аб­зар­да ас­рап бул­мый. Һәр­кем бе­лә: сөт­ле­би­кә сөт­не кы­шын тү­гел, ә җә­ен мул­рак би­рә. Лә­кин  сы­ер­ны һәр­көн ир­тән кө­тү­гә ку­дың да, җәй буе ял итеп ят­тың гы­на тү­гел әле. Чи­ра­ты бе­лән үзе­ңә дә кө­тү кө­тәр­гә ту­ры ки­лә. Җәй ур­та­ла­рын­да, кө­тү чи­ра­ты та­гын ки­леп җит­те. «Я­рар, бер ге­нә көн ич, тү­зәр­мен әле», – дип, мин дә әти­гә ия­реп кит­тем. Мал­лар­га ия­реп йө­реп, төш­ке аш ва­кы­ты җи­тү­ен сиз­ми дә ка­ла­сың. Күз авыл ягы­на ка­рый. Әни­ем­нең төш­ке аш алып ки­лер ва­кы­ты җи­тә. Сөт­ле­би­кә­ләр та­мак туй­ды­рып яту, туп­ла­ну ягы­на авы­ша. Сы­ер­лар туп­лан­гач, җир­гә аяк­лар­ны су­зып уты­рып, кай­нар ри­зык­ны ашау­ның рә­хә­тен бел­сә­гез иде!
Ур­ман ми­не кө­но­зын үзе­нә дәш­те. «Мо­ңар­чы сы­ер­лар­га бер­ни дә бул­ма­ган бит әле, әти­ем ка­рап то­рыр», – ди­дем дә ур­ман­га та­ба ат­ла­дым. На­рат агач­ла­ры янын­да ка­ра бөр­ле­гән­гә юлык­тым. Ие­леп ал­дым да кап­тым. Бер йот­тым, ике йот­тым, өчен­че­се­нә җи­те­шә ал­мый кал­дым. Өчен­че­сен ка­бам гы­на ди­гән­дә, нин­ди­дер ят та­выш ишет­тем. Кур­кып кал­дым, тиз ге­нә ур­ман­нан ялан­га та­ба йө­гер­дем. Чы­гып җит­сәм, ни кү­рим, сы­ер­лар йө­ге­рә, алар ар­тын­нан әти­ем йө­ге­рә. Кө­тү та­рал­ган...
– Әһә, мин әй­тәм, мин­нән баш­ка бул­ды­ра ал­мый­сыз­мы? Шу­лай ул апа­гыз бул­ма­гач, – ди­гән мак­та­ну­лы хәл­дә йө­ге­рер­гә то­тын­дым. Көч-хәл бе­лән мал­лар­ны туп­ла­дык. Алар­га ях­шы­лаб­рак игъ­ти­бар ит­тем. Шул ва­кыт­та сөт­ле­би­кә­ләр ара­сын­да бул­ган йө­ге­рү яры­шы­ның нәр­сә­дән ки­леп чык­ка­нын аң­ла­дым да ин­де. Ур­та­да­гы бер сы­ер бер­тук­тау­сыз ая­гын бол­гый, то­я­гы бө­тен­ләй ди­яр­лек кү­рен­ми, ә то­я­гын­да – буш буяу са­вы­ты. Нәкъ шул бан­ка­дан ки­леп чык­кан да ин­де аң­ла­еш­сыз та­выш.
Со­ңын­нан әти­ем аң­лат­кан­ча, «му­зы­ка­лы» сы­ер ми­нем ке­бек үк ур­ман­га ке­рә. Озак тот­кар­лан­мый, кем­нең­дер ва­ем­сыз­лы­гы ар­ка­сын­да ур­ман­га тү­гел­гән чүп­тән, то­я­гы­на буш буяу бан­ка­сы ияр­теп чы­га. Буяу бан­ка­сы та­вы­шын­нан кур­кып уң­га-сул­га йө­ге­рә: ки­рәк­мә­гән йөк­тән ко­ты­лыр­га ты­ры­ша. Баш­ка мал­лар, бу кы­зык­ны кү­реп ка­лыр­га ты­рыш­кан­дай, аның бе­лән бер­гә йө­ге­рә. Те­лә­сә кая тү­гел­гән чүп мал­лар­га да кы­ен­лык ту­ды­ра, ты­ныч кы­на ашап йөр­гән кө­тү­не дә туз­ды­ра шул. 
Кай­тыр юл­га куз­гал­дык. Кич­ке тын­лык­та, буяу бан­ка­сы та­вы­шы яң­гы­рый: «шал­тыр-шол­тыр». Ти­рән яр­лы ел­га аша чык­тык. Без­не шу­шы ел­га яры буяу бан­ка­сын­нан кот­ка­рып кал­ды. Сы­ер ая­гы бе­лән бер­гә бан­ка ләм­гә чум­ды, ки­ре тар­тып ал­ган­да, то­як үзе ге­нә иде.. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *