Тычкан кыйссасы
Үз итте бит өебезне
Кечкенә соры тычкан.
Песиебез тоталмады –
Ул бик еракка качкан.
Песиебез тоталмагач,
Алдык җилем кибеттән.
Һәркөн саен көтәбез –
Ябышмый, киребеткән!
Ә беркөнне иртән торсак,
Күрдек гаҗәеп хәлне:
Тычкан чиный, песи мырлый...
Көлештек шушы мәлне.
Икәүләшеп ябышканнар,
Келәйгә ката-ката.
Песи, мескен, «тычкан тоткан»,
Келәйгә бата-бата.