Кукмараның Әсән-Елга авылында 30 ел ремонт ясалмаган мәдәният йорты төзекләндерелә
Кукмара районы Әсән-Елга авылының мәдәният йортында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Саләхетдинова хәбәр итә.
Читать дальше...
Кукмара районы Әсән-Елга авылының мәдәният йортында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Саләхетдинова хәбәр итә.
Читать дальше...
Махсус хәрби операциядә катнашучы Актаныш егете Богдан Абышев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш-информ» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Читать дальше...
Самара төбәк иҗтимагый «Дуслык» оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев инициативасы белән өлкәдә Орскида һәм Оренбургта су басудан каза күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю башланган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Канюкаев үзе шәхсән 100 мең сумлык шешәле су җибәрәчәген әйтте.
Читать дальше...
Түбән Каманының барлык мәчетләрендә дә ай буе ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә. Шулай ук шәһәрнең төрле оешма вәкилләрен чакырып, бергәләп вәгазь тыңлау, авыз ачу да матур гадәткә кереп бара. Шундый очрашу — авыз ачтыру мәҗлесенең чираттагысына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре чакырылды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Синоптиклар фаразлавынча, 8 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстанда томан, бераз бозлавык көтелә, юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Читать дальше...
Бөтендөнья татар конгрессы Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгенә төсле принтер һәм телевизор тапшырды. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Оренбург өлкәсе Әсәкәй районында биюче-педагог булып эшләүче Юлия Әбҗәлилова Оренбург өлкәсендә су басудан бәла-каза күрүчеләр турында сөйләде.
Читать дальше...
Кичә кич Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә 300дән артык кунак катнашында, Казан үрнәгендә, дресс-код һәм мәдәни программаны берләштергән беренче Fashion Iftar узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанда яшелчә бәясе февральдә бер ел элеккегә караганда 22,7 процентка арткан. 2023 елның декабреннән бирле бәяләр 9,8 процентка күтәрелгән. Татарстанстат «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында шундый мәгълүматлар китерә.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин Курган һәм Төмән өлкәләре губернаторлары Вадим Шумков һәм Александр Моор белән телефоннан сөйләште. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Оренбург шәһәре 38нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Языкбаева Оренбург өлкәсендә су басу сәбәпле, волонтер отрядлары җыюлары һәм ярдәм кирәк булу турында сөйләде.
Читать дальше...
Татарстанда төзелеш тармагында мәшгуль булган беренче разрядлы эшчеләрнең хезмәтенә түләүнең уртача айлык күләме билгеләнде. Яңа планка 1 июльдән 34 985,28 сум тәшкил итәчәк, диелә республика Хөкүмәте карарында.
Читать дальше...
Татарстанда киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак. Чәршәмбе, 10 апрельдә, республикада яшәүчеләрне Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә.
Читать дальше...
Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов IX «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумында катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
Читать дальше...
2024 елның гыйнварында Татарстанда туучылар саны кимү һәм үлүчеләр саны арту теркәлгән. Республиканың социаль-икътисади хәле турында Татарстанстат әзерләгән докладта шулай диелә.
Читать дальше...
Ел саен 7 апрельдә православие динен тотучылар христиан дөньясындагы әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсен - Изге Богородица Благовещениесе бәйрәмен билгеләп үтә. Бүген аны Казан Кремлендәге Благовещение чиркәвендә үткәрделәр. Бәйрәмгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде – архиерей тантаналы литургиягә җитәкчелек итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.
Читать дальше...
Самара өлкәсенең Камышлы районында якташ шагыйрьләре Әнвәр Давыдовның тууына 105 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында офлайн һәм онлайн рәвештә төрле танып-белү чаралары әзерләнде һәм үткәрелде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Читать дальше...
2024 елның гыйнварында Татарстанда никахын рәсми теркәүчеләр һәм аерылышучылар саны кимү теркәлгән. Республиканың социаль-икътисади хәле турында Татарстанстат әзерләгән докладта шулай диелә.
Читать дальше...
Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәни үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә күренекле себер татар язучысы Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган шәһәркүләм рәсем бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Себер-татар мәдәни үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Читать дальше...
Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә парламенты депутаты, «Алга» агрохолдингы директоры Илдус Дәүләтов, өлкәдә су басу сәбәпле, чит төбәк татарларыннан ярдәм тәкъдим итеп шалтыратучылар булуын искәртеп үтте.
Читать дальше...
Россиядә йорт яки фатир эчендәге газ җиһазын белгеч чакырмыйча, рөхсәтсез алыштырган өчен ярты миллион сумга кадәр штраф керттеләр. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады, документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
Читать дальше...
Казан яшь тамашачы театры Василий Сигаревның «Семья вурдалака» пьеасасы буенча 2007 елда куелган «Семья Романа» спектаклен яңартты. Премьерасы Казанның «СОлНЦе» мәктәбендә үтте.
Читать дальше...
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкога Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелде. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
Читать дальше...
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 700дән артык хезмәткәре Орскида яшәүчеләргә тәүлек буе ярдәм күрсәтә. Коткаручылар иң катлаулы участокларда эшли, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Ириклинский сусаклагычына су килү кимегәннән соң Оренбург өлкәсендә язгы ташуга бәйле вазгыять берничә тәүлек эчендә яхшырырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгына төбәк Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...