Махсус хәрби операциядә катнашучы Әлки хәрбие Жуков медале белән бүләкләнгән
Махсус операциядә катнашучы Әлки хәрбие Фәнис Хәбибуллин Жуков медале белән бүләкләнгән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Читать дальше...
Махсус операциядә катнашучы Әлки хәрбие Фәнис Хәбибуллин Жуков медале белән бүләкләнгән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Читать дальше...
Май аенда Казаннан Ульяновскига һәм Чабаксарга даими рейслар башлана. Пассажирларны «Метеор» тизйөрешле суднолары ташыячак. Бу хакта «ТР Флот» телеграм-каналында хәбәр итә.
Читать дальше...
Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе Йошкар-Ола шәһәрендә узачак фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивалендә катнашачак.
Читать дальше...
Россиядә IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека программасын финанслау күләме арткан. Акчаның гомуми лимиты берьюлы 200 млрд сумга арта һәм 700 млрд сумга кадәр җитә. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Читать дальше...22 март көнне Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында атыш булды. Теолог, тәрҗемәче, «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин теракт гамәлләренә карата үз фикерен белдерде.
Театр 90 еллык тарихында тәүге тапкыр әлеге фестивальдә катнаша.
Бүген, 5 апрельдә, Казанда Бертуган Батталовлар, 16 адресы буенча урнашкан «Наташа» хосписы рәсми рәвештә ачылды. Хосписның намаз укый торган бүлмәсендә беренче җомга намазы укылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның «Ярдәм» мәчетендә «Заманча татар мөселман хөсни хат» күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта «Миллиард.Татар» редакциясе хәбәр итә.
Читать дальше...
Җир тетрәү сәбәпле, Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) Иминлек советы утырышы туктатылган. Россиянең Даими вәкиленең беренче урынбасары Дмитрий Полянский Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, «тирбәнеш шактый сизелерлек» булган.
Читать дальше...
Иске Татар бистәсендә 10 апрельдә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк. Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында татар эстрадасы йолдызлары концерты, хәләл-маркет, шулай ук бүләкләр уйнатылачак. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлек саклау колл-үзәге исеменнән шалтыратучы мошенникларны ничек танырга икәнен сөйләделәр.
Читать дальше...
2024 елның 5 апреленнән 6 апрельгә каршы төндә Мәскәү мәчетләрендә Кадер киче билгеләп үтелә. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркиядә яшәүче җирле татарлар оештырган ифтарларның үзенчәлеге турында сөйләде.
Читать дальше...
28-29 март көннәрендә Казанның Мәскәү районының Ф.Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия базасында туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстан башкаласында 14 мәйданда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре була. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Апрель язы» сәнгать фестивалендә катнашачак. Ул 11-25 апрельдә Корея Халык Демократик Җөмһүрияте башкаласы Пхеньянда узачак.
Читать дальше...
3 апрельдә Саранск шәһәренең Рухи-мәдәни үзәгендә имамнар, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында чираттагы ифтар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның ташландык бинасында наркотиклар кабул иткән яшүсмернең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Казанда БРИКС саммитына әзерлек тулы көченә алып барыла. Ремонт эшләре шул исәптән урамнарда һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә башланды.
Читать дальше...
«Яңа Мәскәү» территориясендә «Крокус сити холл»да теракт корбаннарына багышланган стихияле мемориал янган. Якын арада, мемориал тиешле хәлгә китереләчәк. Бу хакта РИА Новости Десеновск җирлеге хакимиятенең Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия һәм Совет җыелмалары командалары составында Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында җиңгән һәм призер булган спортчыларга 2024 елдан Татарстанда гомерлек айлык түләүләр арттырылды. Бу хакта Татарстанның Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Хәзерге вакытта Татарстанда биш тәбәнәк күпер, шулай ук Арча һәм Яңа Чишмә районнарында автомобиль юлларының ике өлеше су астында калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
6 апрельдә Дубайда беренче тапкыр Fashion Iftar уза. Бу чара Казанда хатын-кызлар өчен иң зур ифтарга әйләнде һәм Россиядә киң танылу алды.
Читать дальше...
Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова татар җыры белән бәйле күп проектлар булуга сөенеп кенә торырга кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул Ваһапов фонды үткәргән матбугат очрашуында сөйләде.
Читать дальше...
Бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев Танзаниядән эш сәфәреннән кайтты. Ул Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә Занзибар президенты Хөсәен Али Мвиньяның «Коръәнгә хезмәт итүдә ел кешесе» исемен бирү турында истәлекле билге тапшырды. Бу хакта Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...