Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскилылар Яңа елга әзерләнә

Яше–карты, аеруча балалар көтеп ала торган Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Ә сез аның якынлашканын тоясызмы?


Шәһәр, авыллар бизәлә
Бәйрәм кәефе булыр өчен шәһәр дә, авыллар да бәйрәмчә бизәлгән булырга тиеш, диярсез.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов дүшәмбе планеркасында: 
– Яңа елга әзерлек эшен тизләтергә кирәк. Урамнар гына түгел, бөтен предприятие-учреждение, кибет тирәләре бәйрәмчә төсмер алырга, аларның тышкы яклары төсле  утлар белән бизәлгән булырга тиеш, – дип җаваплы кешеләргә тагын бер кат искәртте. 
Шәһәребезнең Үзәк мәйданында чыршы урнаштырылган инде. 
– Ул урманныкы түгел, ә шәһәребезнең шәхси секторында үскән. Аны 40 ел элек Клавдия Вологодская (үткән ел мәрхүмә булган) утырткан булган. Ул бик калын, артык биек булып үскән. Көчле җил вакытында газ торбасына аву, электр чыбыкларын өзү куркынычы булганга, оныгы Наталья әбисе утырткан чыршыны Үзәк мәйданга кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, ә без моңа биш куллап ризалыштык, – диде башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев. 
Чыннан да, калын кәүсәле, куе ботаклы, күркәләре бихисап күп булуы белән аеруча матур ул.
Бала-чагаларга шуар өчен таучык та китереп куйганнар. Сыннар ясау өчен кар тутырылган әрҗәләр, боздан киселгән кирпечләр дә пәйда булган. Электрчылар төрле төстәге утлар сузу, җайлау белән мәшгуль. 
Үзәк Чыршы, әлбәттә, «Юбилейный» паркында булачак. Чыршы урнаштырылган, хәзерге вакытта аңа гирляндалар элү эше бара.  Анда  Кыш бабай һәм Кар кызы, зодиак билгеләре һәм төрле әкият геройларының сыннары ясалачак. Балаларга атыныр өчен даганнар урнаштырылачак, шуарга тау булачак. Шулай ук кечкенәләр өчен ачык шугалак та ясалачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *