Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскилылар билгесез солдат турында

Быел беренче тапкыр 3 декабрь – Билгесез солдат көне – тарихи дата итеп кертелде. 
1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат кабере Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакырылышындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызалар һәм “Билгесез солдат кабере” мемориаль комплексы ачыла. Әлеге истәлекле датаны тарихка кертү турында лениногорскилыларның фикерен белештек.
 
Наилә ГАЛИЕВА,
Туган якны өйрәнү музее директоры: 
– Дәһшәтле сугыш вакытында хәбәрсез югалганнарны онытырга хакыбыз юк. Без тыныч яшәсен, дөньялар имин булсын дип, үз-үзләрен аямаган бит алар. Әлеге датаны календарьга кертүне хуплыйм. Бу уңайдан, без музейда кичә оештырдык. Мәктәп укучылары якташларыбыз һәлак булган җирдә эзләнү отрядлары тапкан экспонатлар белән танышты. Безнең районнан сугышка 11 меңнән артык кеше китә. Шуның яртысыннан артыгы үлеп кала. Менә шулар арасында 4 меңнән артыгы хәбәрсез югалган бит. Ул еллардан соң 70 еллап вакыт үтсә дә, якыннары аларның кайда күмелгән урынын ачыклау эшен дәвам итә. 
 
 Александр ГРИГОРЬЕВ,
Федотовка мәктәбенең тарих, география фәне укытучысы: 
– Россия күләмендә бу көн кертелгән икән, аның әһәмияте бар, дип уйлыйм. Мөһим дата икәнен укучыларыма төшендерәм. Шулай ук әлеге юнәлештә эшчәнлегебез дә дәвам итә. Авыл ветераннар советы белән берлектә гаилә корырга да өлгермичә сугышка киткән егермедән артык авылдашыбызны ачыкладык. Якташларыбызның майор, гвардия лейтенанты һәм башка төрле дәрәҗәдәге исем алулары безнең өчен шатлык. Без аларны ачыклау буенча да эшлибез. Мәктәпнең “Мирас” музее өчен мәгълүмат тупланып бара, дип уйлыйм. Әле менә Ватан Геройлары көнен искә алып үттек. Бу даталар берсен-берсе тулыландыра гына. 
 
Кафия ӘГЪЛӘМОВА,
Лениногорск: 
– Әлеге көннең минем туганнарыма турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Әтием белән бертуган ике абыем – Шакир һәм Фазыл Камалиев Куакбаш авылыннан. Фин сугышыннан исән-сау әйләнеп кайттылар. Элгечкә элеп куйган солдат киемнәре, озын портянкалары хәзер дә күз алдымда. Тик озак та үтмәде, 1941 елгы сугыш башланып, абыйлар, беренче көненнән үк шул киемнәрен киеп, яу кырына киттеләр. Әтәй дә китте. Абыйлар икесе дә Ленинградка эләгеп, блокадада калалар. Шакир абый яралана, госпитальдән шәмәхә каләм белән язган хатлары күп  килде. “Монда ачтан тилмерәбез, посылка белән талканлык салыгыз”, дип яза иде.Тик аңа сугыштан кайтырга насыйп булмады. Фазыл абый сирәк язгалады, “Атакага әзерләнәбез, зур суны кичәргә туры килер” дигән юлларын укыдык. Аннан бернинди хәбәре дә булмады, мөгаен андагы суны, елганы кичкәндә һәлак булгандыр, гәүдәсе су төбендә калгандыр, дип уйлыйм. Оныгым Руслан Санкт-Петербургка баргач, туганнар каберлегендә Шакир абыйның исем-фамилиясе язып куелганын күргән. Фазыл абыйныкы юк. Яшь егет көенчә гомере киселде. Их, бу сугыш, бар йортка да хәсрәтен салды.  
 
 Сорашты:
 Розалия Мостафина

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *