Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Әлки хәбәрләре" газетасы "Сугыш чоры ядкәрләре" дигән бәйге игълан итә

Вакыт ашкынып алга чаба. Күп нәрсә үзгәрә, тарихка кереп кала, онытыла. Әмма кешелекнең онытырга хакы булмаган тарихи вакыйгалар бар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы әнә шундыйлардан.
 
Бу сугышның тере шаһитлары – кулына корал тотып фашистларга каршы сугышкан,  җиңү көнен якынайту өчен тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз арабызда инде бик аз калып бара. Әмма илебез азатлыгы өчен барган әлеге канкойгыч сугыш, анда совет халкының тиңсез батырлыгы хакында бүгенге һәм киләчәк буыннар һичшиксез белергә тиеш. Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә, бу бигрәк тә актуаль яңгырый.
 
Без дә, хөрмәтле укучыларыбыз, газета  битләрендә "Сугыш чоры ядкәрләре" дигән бәйге  игълан итәбез. Мәгълүм булганча, ядкәр ул – теге яки бу  чорның яисә вакыйганың кадерле истәлеге итеп саклана торган әйбер.
 
 Моның хатлар, фоторәсемнәр, көндәлекләр, эш кораллары, кул эшләнмәләре һәм башка бик күп төрле нәрсәләр булуы мөмкин. Сугыш еллары, әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның яшьлек истәлеге итеп сандык төпләрендә, комод тартмаларында, фотоальбомнарда, я булмаса келәт-чормаларда байтак сакланадыр әле андый ядкәрләр. Алар бит еллар аша шактый еракта калган күпме вакыйгаларны күңелдә яңарта, хатирәләрне уяталар. Үзегездә булмаса, бәлки туганнарыгызда, күршеләрегездә, авылдашларыгызда бардыр андый кадерле истәлек-ядкәрләр.
 
Сездән әнә шул хактагы кызыклы язмалар көтәбез. Фоторәсемнәр белән булса тагын да әйбәт. Язмаларның иң уңышлылары газета битләрендә урын алачак.
 
Әйдәгез, каләмнәрне сынап карыйк. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә билгеләнеп, аларга бүләкләр тапшырылачак. Конкурска нәтиҗәләрне 9 май – Җиңү көне алдыннан ясаячакбыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *