Документларда чор чагыла
Зәй архив бүлеге тарихы 1973 елдан - ТАССР халык депутатлары Зәй шәһәр Советы башкарма комитетының структур подразделениесе булган вакыттан башлана. Ул чорда бүлек 18 квадрат метр мәйдан били, даими саклауда 12 берәмлек документ (бер фонд) була. Эштә В. И. Ленин тарафыннан имзаланган (1 июнь, 1918 ел) “РСФСРда архив эшен үзгәртү һәм үзәкләштерү турында Декрет” төп документ буларак кулланыла. “Декрет”ның күчермәсе биредә әле дә саклана.
Бүгенге көндә муниципаль район архив бүлеге фонды 72 мең берәмлек (213 фонд) документ тәшкил итә һәм республикада муниципаль архивлар арасында иң эреләрнең берсе булып санала.
Бүлектә хәзерге шартларда эш ничек оештырыла, бүлек хезмәткәрләре нинди бурычларны хәл итә? Бу турыда архив бүлеге башлыгы Флорида Әхмәтвәлиева сөйли.
Зәй муниципаль архив документларында билгеле бер чорда кешеләр тормышы, аларның эш-гамәлләре чагыла. Без эшчәнлегебездә кече Ватаныбыз тарихын җыю, саклау белән генә шөгыльләнмибез, ә гражданнарның барлык социаль-хокукый ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итәбез. Ә бу исә архивның иң катлаулы һәм проблемалы өлкәсе. Ул зур игътибар таләп ителүче сугышта катнашучылар, хезмәт ветераннары, пенсионерлар белән бәйле.
Архивка төрле проблемалар буенча социаль-хокукый мөрәҗәгатьләр Татарстанның барлык төбәкләре һәм чит илләрдән дә килә. 2014 елда гына да мөрәҗәгать итүчеләргә 3150 белешмә бирелде. Мондый тенденция хәзер дә саклана. Ел башыннан бу юнәлештә эш ритмы шул ук. Болар – шәхси милек, хезмәт стажы, хезмәт хакы мәсьәләләре. Архив хезмәткәрләре киеренке шартларда көч-ләрен кызганмыйча, бирелеп эшлиләр. Бүлек хезмәткәрләренең төп бурычы – документларны киләчәк буын өчен саклау. Таркалган оешмаларның личный составы буенча документлар сакланышы – төп проблема. Кызганычка каршы, банкрот предприятиеләр белән бергә кешеләргә социаль-хокукый мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәк булган аларның архивлары югала.
Архив документларының электрон описен төзү – архив бүлеге хезмәткәрләре алдында торучы мөһим бурычларның берсе. Бу эшне без 30нчы елларның иң иске документларыннан башладык. Әмма текстларның “сүнү” проблемасы белән очраштык (язулар тоныкланган, электрон вариантта укылмый). Архивлар электрон формага тиз күчкән очракта, документлар сакланышы яхшырачак.
Архив формалаштыруга ярдәм итүче предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә рәхмәтебез зур. Шәһәр-район буенча муниципаль архив формалаштыруда төрле милек формасындагы 42 оешма катнаша. 2014 елда гына да архив 5900 эш (документ) кабул итте. Алда санап үтелгән оешмаларда эшләүчеләр безнең гозерләрне һәрвакыт үтиләр. Бу уңайдан мин бер генә тискәре мисал да китерә алмыйм. Алар - шулай ук зур җаваплылык тоеп документлар әзерләүчеләр, саклаучылар. Шунысын да әйтик, оешмалар, бүлекләрдә архив документлары өчен өстәмә түләү алучылар юк. Шушы эшчәнлек өчен зур рәхмәт аларга.
Бөек Җиңүгә әзерлек кысаларында муниципаль архив “1941-1945 елларда Зәй районы тарихы - документларда” дип аталган фотодокументлардан интернет-күргәзмә әзерләде.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, архивларда вакыт туктап калган, ул тузанга батып ятучы кирәксез кәгазьләр склады дию – искелек калдыгы. Архивларда көн саен киеренке, катлаулы эш кайный. Архив документлары һәм белешмәләрдән башка ветераннар пенсия ала алмый, галимнәр диссертацияләр яза алмый, туган як тарихын өйрәнүчеләр үзләренең ачышларын ясый алмый, ә өлкә, республика, район юбилейларын уздыра алмый һәм үз тарихы каһарманнарын белә алмый. Архив мирасыннан башка балаларны Ватанны сакларга өйрәтеп, патриотлар тәрбияләп булмый. Шуңа күрә архивларны саклау – һәркемнең бурычы.