Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Март
2015

Новости за 19.03.2015

«Әлки хәбәрләре» 

Энҗе Идиятуллина “Тат-АRS-Тан-2015” дип аталган конкурс та финалга чыкты

 myrugby.ru 

Казанда күптән түгел музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында “Тат-АRS-Тан-2015” дип аталган конкурс үткәрелде.

Анда безнең район балалар музыка мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. “Халык инструментлары” номинациясендә баянда оста уйнап Энҗе Идиятуллина финалга чыкты. Шул ук номинациядә “Лель” халык инструментлары ансамбле дипломант итеп танылды. Аның җитәкчесе Рәзинә Гомәрова. Ә фольклор сәнгате номинациясендә Надежда Крайнова җитәкләгән “Мелодия”... Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Балык бистәдә салым службасы "ачык ишекләр" көне уздырачак

  “Ачык ишекләр көне” узачак

Районара салым службасы инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен агымдагы елның 27–28 нче март көннәрендә “ачык ишекләр” көне акциясе үткәрелүе хакында хәбәр итә. Әлеге чара кысаларында бик күп кызыклы мәгълүматлар белергә мөмкин булачак. Физик затларның кереме буенча декларация тутыру тәртибе хакында да аңлатма биреләчәк. Сезне очрашуда көтеп калабыз.

Фото: 

http://www.kchr.ru/news/detailed/11775/

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Масловка авылында яшәүче кадерле әтиебез Таһир Мөнәвир улы СӘХӘБЕТДИНОВка 23 мартта 60 яшь тула.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укыган 53 егет-кызга дипломнар тапшырылды. (ФОТО)

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында истәлекле вакыйга булып үтте – биредә ике ел ярым укыган 53 егет-кызга тантаналы рәвештә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу – көллиятнең 35 нче чыгарылышы.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре белән очрашу

Күптән түгел  Түбән Чыршылы мәктәбе укучыларының янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Илдус Кәримов белән очрашуы булды, дип хәбәр итә Лениногорск районы Түбән Чыршылы мәктәбе сайты.  Илдус Кәримов укучыларга янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләре үткәрде. Язгы каникуллар вакытында язгы ташудан саклану, елга буйларына бармау турында аңлатты. Ул һәрбер укучыны игътибарлы һәм тәртипле булырга өндәде.

«Зәй офыклары» 

Шигъри сүз тантана итте

 Зәй үзәк китапханәсендә Әдәбият елы кысаларында Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Өмет” һәм “Шигъри тәлгәш” клублары әгъзалары катнашында “Әдәби дулкын” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Кичәдә клуб әгъзалары Надежа Чепурная, Александр Кириллов, Николай Спирчин, Нәзирә Смирнова, Людмила Соколова, Мария Костюченко шигырьләрен укыды. Алар төрле темага иҗат ителгән, күңелләрдә якты хисләр калдырырлык иде. Мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә капремонт 9 йортта бара

 Агымдагы елда Зәйдә 14 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Аларны ремонтлау 63 миллион сумга төшәчәк. Бүгенге көндә 9 йортта төзекләндерү эшләре бара. Аларда су, канализация торбалары алыштырыла, җылылык сезоны тәмамлангач, җылылык системасы алыштырылачак һәм башка эшләр башкарылачак.

«Зәй офыклары» 

Терлекчелектә алга китеш бар

 Зәй районы “Восток” агрофирмасының “Сармаш” бүлекчәсендә агымдагы елның ике аенда терлекләрнең артымы 113 центнер булган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч бермә-бер артык. Тәүлеклек артым исә биредә 597 грамм.

«Зәй офыклары» 

Зәй муниципаль хезмәткәрләре – бишенче

 Яшел Үзән шәһәрендә ТР муниципаль хезмәткәрләрнең кышкы спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында 1 чакрым арага узышта Зәйдән Лилия Чупашова белән Лилия Сафиуллина үзләрен сынады. 3 чакрым арага ирләр арасында узыштан исә спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин - IV, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев XII урын алды. Гомуми нәтиҗәләр буенча 14 команда арасында Зәй командасы V урында.

«Заман сулышы» 

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә рәссам иҗатына багышланган очрашу

Күптән түгел  Г.Тукай  исемендәге Үзәк китапханәдә  шәһәребездә  яшәп иҗат итүче  рәссам - Мәһшия Мөбәрәкъ кызы Мөхәмәтова иҗатына багышланган очрашу  булды, дип хәбәр итә шәһәребезнең 11 нче гимназия сайты. Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары әлеге чарада булып кайттылар. Очрашу  барышында укучылар игътибарына рәссамның  иҗатына багышланган  презентация  һәм  күргәзмә тәкъдим ителде. 

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Яңа Арыш авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Рамил Равил улы белән Фәнисә Нурулла кызы МИННӘХМӘТОВларның март аенда бик матур 50 һәм 55 яшьлек юбилейлары. 

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Бу очракта мин хаклымы?

«Кибеттән телефон сатып алган идем, җиде көннән соң ватылгач, сатучыга барып акчасын кире кайтаруларын сорадым. Әмма, ул телефонны алып калды да, бераз көтәргә кирәклеген әйтте. 20 көн үткәч телефонны төзәттеләр килеп  алыгыз, дип шалтыратты. Бу очракта мин телефоннан баш тартып акчамны кайтаруларын таләп итә аламмы? Аңлатма бирсәгез иде. Р.Хөснуллин.»

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балык бистәсендә яшәүче   Мансур Шакир улы һәм Нүрия Вәлиәхмәт кызы Сабировларның күркәм бәйрәмнәре, туган көннәре.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйлеләр өчен бушлай юридик консультация

 20 мартта иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (үзәк китапханә, 10нчы бүлмә) чираттагы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза үтә. Белешмәләр өчен телефоннар: 7-30-94.

«Зәй офыклары» 

Документларда чор чагыла

Зәй архив бүлеге тарихы 1973 елдан - ТАССР халык депутатлары Зәй шәһәр Советы башкарма комитетының структур подразделениесе булган вакыттан башлана. Ул чорда бүлек 18 квадрат метр мәйдан били, даими саклауда 12 берәмлек документ (бер фонд) була. Эштә В. И. Ленин тарафыннан имзаланган (1 июнь, 1918 ел) “РСФСРда архив эшен үзгәртү һәм үзәкләштерү турында Декрет” төп документ буларак кулланыла. “Декрет”ның күчермәсе биредә әле дә саклана.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйлеләр оста йөзә

Минзәләдә йөзү буенча ТР укучыларының  спартакиадасы һәм ТР беренчелеге узды.  Анда “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Диләрә Черноярова 100 метр арага йөзүдә - I, 50 метр арада -III, Екатерина Шабанова 50 һәм 100 метрда  - II, 200 метрда  - III, Ксения Прокофьева 100 метр арага йөзүдә –III,  Илья Федотов 200 метр арага йөзүдә III урын алды. Команда исә IV урында.




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *