Котлыйбыз!
Яңа Арыш авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Рамил Равил улы белән Фәнисә Нурулла кызы МИННӘХМӘТОВларның март аенда бик матур 50 һәм 55 яшьлек юбилейлары.
Аларны бу кабатланмаслык бәйрәмнәре белән чын күңелебездән тәбрик итәбез, теләкләрнең иң-иң изгесен юллыйбыз. Саулык сезгә, сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, бер-берегезнең гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер- хөрмәтне тоеп, озын гомер иясе булып яшәвегезне телибез.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә,
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар,
Чиксез булсын язгы офыктай.
Ямьле, матур, аяз көннәр,
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын,
Безнең күркәм теләкләр.
Сезне яратып: Фаил-Әлфия, Фаиз-Гүзәл, оныкларыгыз Наил, Зөһрә һәм Камил.