Зәйдә капремонт 9 йортта бара
Агымдагы елда Зәйдә 14 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Аларны ремонтлау 63 миллион сумга төшәчәк. Бүгенге көндә 9 йортта төзекләндерү эшләре бара. Аларда су, канализация торбалары алыштырыла, җылылык сезоны тәмамлангач, җылылык системасы алыштырылачак һәм башка эшләр башкарылачак.