Котлыйбыз!
Масловка авылында яшәүче кадерле әтиебез Таһир Мөнәвир улы СӘХӘБЕТДИНОВка 23 мартта 60 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә бергә булып, шатлыкларны уртаклашып яшәсәк иде.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне,
Бирсен Ходай сиңа бу көнне.
Иң изге теләкләр белән: Илназ-Лилия, Руслан, оныкларың Айрат, Айнур. Безнең теләкләргә әниебез Наилә дә кушыла.