Бер гомер җитми шул гомерләр юлында
Карыйсың сәгатьнең минутын,
Барларга үткәннең сәгатен.
Бер минут җитми бит һәрвакыт,
Беткәндә көтәрлек тәкатең .
Бер мизгел, бер секунд арасы,
Бу минем соңарган адымым.
Бер генә адымга соңардым ,
Башкалар урлады дәвамын.
Үкенеч, яралы ул дәвам,
Аңладым , тик йөрәк – кыраулы.
Яшәрмен ярамда , төзәлмәс,
Тик сөю, җанымны аңлармы?
Ике кат яшәлми гомерләр,
Шулай да, көтәсең яхшысын. Читать дальше...

