Кариев театрында «Матурлык»: матур түгел спектаклегез
Кариев театрында Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» хикәясенә нигезләнеп «Матурлык» спектакле куелды. Әлеге әсәрне безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да карады.
Кариев театрында Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» хикәясенә нигезләнеп «Матурлык» спектакле куелды. Әлеге әсәрне безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да карады.
Замоскворечье районы суды 1,4 миллиард сум салым түләмәүдә гаепләнгән 42 яшьлек блогер Елена Блиновскаяны кулга алып, 26 апрельгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
Читать дальше...
Өч көн котырган буран вакытында Казанда яшәүчеләрнең күбесенең машинасы кар астында калды. Ихтыяҗ булса – тәкъдим дә була мәкале бүгенге көннәрдә бик актуаль. Казанда яңа төрле хезмәт күрсәтү – машиналарны кардан чистартып бирү хезмәте барлыкка килгән.
Читать дальше...
17 гыйнварда Мәскәү өлкәсендә 15 яшьлек малайны поезд таптаган. Анасы аны ботинкаларына карап таныган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Читать дальше...«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гыйнвар аеның традицион тамашасы - «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтте. Тыныч көрәш, сөйләшү, Әгерҗе Сабан туе һәм балалардан үрнәк алырга кирәклеге - «Интертат» репортажында.
20 гыйнвар «Пирамида» күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтте. «Татар-информ» быел «Манзара» батыры булып, икенче тапкыр Муса Галләмов калуын хәбәр иткән иде.
Читать дальше...
Бу ялларда 23 яшьлек Халимат исемле кызның кырда катып үлүе турында мәгълүмат чыкты.
Читать дальше...
Аш-су остасы, блогер Эльмира Камалиева ни өчен Казаннан Арчага күченеп кайтып китүләрен аңлатты. Аның сүзләренчә, башкалада ул һәр иртә стресс кичергән, «бөке»ләрдә утырган вакытын кызганган, балаларының киләчәге турында уйланган. Казаннан Арчага күченү тарихын ул түбәндәгечә сөйләде.
Читать дальше...
Урамда кулын сузып хәер сорашып торучыларга хәер бирергәме? Алар бу хәер акчаларын хәмер яки башка хәрәм әйберләргә сарыф итмәсме? Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Юныс түбәндәгечә җавап биргән.
Читать дальше...
23 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -19..-24˚, аязганда -28˚, көндез -11..-16˚ градус. Юлларда бозлавык.
Башкортстанның талантлы игезәк җырчылары, композиторлар, баянчылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларның сеңлесе Рита Юнысова «Ике абыем» дигән җыр яздырган.
Читать дальше...
Әфганстанның Бадахшан провинциясе тауларында Россиягә оча торган пассажирлар самолеты һәлакәткә очраганын хәбәр иткән идек.
Читать дальше...
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова Зинира Рамазановага үкенеч турында сорау бирде.
Читать дальше...Казанда Илһам Шакиров иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе» IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы узды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева чарадан «Интертат» өчен репортаж тәкъдим итә.
Бүген Самараның Киров базарында янгын мәйданы 1 мең квадрат метрга җиткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Читать дальше...
Казанда бүген Әмирхан урамында коммуналь авария: 15нче йорт янында су торбасы ярылган. Җирдән бәреп торган «гейзер» видеосы социаль челтәрләрдә таралды.
Читать дальше...
Инде ничәнче көн кар ява да ява! Җәяүле юлын таба алмыйча, бата-чума эшкә йөргән, сәгатьләр буе кар көртләре арасыннан машинасын эзләп интеккән халык «кар ява» дип зарлана. Ләкин, кыш көне кар яуганга шулай сукрану кирәкме икән? Шуңа да кыш бит инде ул! Дөньяви вазгыятькә юмор аша бәяләмә бирә торган блогер Рәфис Атаказ да бу турыда уйланган һәм зарланырга яратучы кешеләргә җавап сүзе яздырган.
Читать дальше...
Татарстанның атказанган артисты, танылган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Читать дальше...
Петербургта 24 яшьлек кыз кырда сөйгән егете кулында катып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Хәсән Туфан шигырьләреннән торган «Агыла да болыт агыла» дигән яңа шигъри-музыкаль композиция чыгарды. Парлы җырчыларның бу иҗат җимеше бик тә үзенчәлекле: җыр дәвамында шигырь дә сөйләнелә, моң да агыла.
Читать дальше...Биюче Сәидә Кадыйрова белән «Идел» журналында чыккан интервьюны тәкъдим итәбез.
БОРЫЛЫП КАРАМАДЫҢ...
(Гөлнара Хәлимова)
Яңа елны ул ялгызы каршылады. Гадәттәгечә телевизорда барган яраткан сериалын кушты да, җылы юрганына төренеп диванга утырды – аңа шундый моңсу, шул ук вакытта рәхәт иде. Моңсу, чөнки әле узган ел гына Илһамы белән кочаклашып Яңа ел каршылаган булса, бүген ул берүзе. Рәхәт, чөнки алар шундый бәхетле иде! Илһамы «ух-вах» килеп керер иде дә, «Рәмзия-ү-ү, каршы ал», - дип бөтен тешен күрсәтеп елмаер иде. Ул арада аш бүлмәсеннән Рәмзия чыгып аның муенына сарылыр иде. Читать дальше...