«Яңа Мәскәү» территориясендә «Крокус»тагы теракт корбаннарына куелган мемориал янган
«Яңа Мәскәү» территориясендә «Крокус сити холл»да теракт корбаннарына багышланган стихияле мемориал янган. Якын арада, мемориал тиешле хәлгә китереләчәк. Бу хакта РИА Новости Десеновск җирлеге хакимиятенең Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында «Яңа Мәскәү»дә яшәүчеләрнең «Крокус Сити Холл»да теракттан соң чәчәкләр илткән мемориал яну сәбәпле, полициягә гариза язулары турында хәбәрләр чыкты. «Бүген төнлә җирлектә яшәүчеләрне борчырлык вакыйга булды. Администрация һәм компетентлы хезмәтләр бу хәлне тикшерә.
«Якын арада ул тиешле хәлгә китереләчәк», диелгән Десеновск җирлеге хакимияте хәбәрендә.
22 мартта кич Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә «Крокус Сити Холл» концерт залында атыш һәм янгын булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, 144 кеше үлгән. 24 март – илкүләм матәм көне дип игълан ителде.