Халыкара Олимпия комитеты башлыгы Томас Бах XXIV кышкы Уеннарны ябык дип игълан итте
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Халыкара Олимпия комитеты башлыгы Томас Бах Пекинда узган XXIV кышкы Олимпия уеннарын ябык дип игълан итте, Олимпия уты сүндерелде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Уеннарны ябу тантанасы Пекиндагы Милли стадионда узды. 2022 елгы Уеннарда Россия җыелма командасы 32 медаль (6 — алтын, 12 — көмеш һәм 14 — бронза) яулады һәм Норвегия спортчыларыннан (37) гына калышып, бүләкләр саны буенча икенче булды. Медаль зачетында (алтын медальләр саны буенча исәпләнә) россиялеләр — тугызынчы баскычта. Читать дальше...