Чибәр хатын (Кәрим Кара)
Була җир йөзендә гүзәл затлар. Аларны күрүгә сулу каба, тез буыннарының хәле китә. Нигәдер күңел сыныклыгы тоям мин андый очрашулардан соң, мин дә яшәгән булам инде бу дөньяда. Әмма ир-ат халкы фәрештәгә тиң чибәр кызлар белән аралашудан курка төшәләр. Ничек барып сүз кушарсың шундый кәртинкәгә тиң нәрсәгә? Я мыскыллап көләр үзеңнән, я берәр сүз әйтер… Алар бит икенче төрлеләр, акыл белән генә аңлап булмый аларны. Теге икенче планетадан очып килгән инопланетяннар төсле. Чибәр кызның атлап йөрү рәвеше үзенчәлекле... Читать дальше...