Зәй районы газетасы 85 еллыгын билгеләп үтте
(Зәй, 3 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Рәзимә Кашапова). 2 октябрьдә редакциядә «Зәй офыклары», «Новый Зай» район газеталарының 85 еллык юбилейлары билгеләп үтелде. Бу турыда район газетасы яза. Аның Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылуы чарага үзенчәлек өстәде. Чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, Зәй матбугатен төрле елларда җитәкләгән редакторлар чакырылды. Газета — чор елъязмасы ул, район тормышын тарихлаштырып бара. Туган як тарихын өйрәнү музеннан белгеч Людмила Симонова Зәй матбугатының үткәне... Читать дальше...