Биектау районы хуҗалыгында рекордлы күләмдә бодай алганнар
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районының «Битаман» ҖЧҖ игенчеләре быел гектардан 71,3 центнер сабан бодае алган. Бу селекция үзәгенең тәҗрибәле кишәрлекләреннән алынганнан күбрәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бездә кара туфраклы ике кишәрлек бар, 55 һәм 25 гектарлы. Без ике ел элек Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үсемлекләр үрчетү питомнигыннан алынган суперэлиталы Ульяновск 105 сортлы орлыклар чәчтек» ... Читать дальше...