Питрәч районында ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланы теркәделәр
(Питрәч, 7 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Гөлшат Куделькина). Питрәч районы ЗАГС бүлегендә ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланы теркәделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәхетле яшь гаилә — Ивановлар (аларга 22 яшь) Питрәч районы ЗАГС бүлегенә үзләренең беренче баласын Родионны тантаналы рәвештә теркәү өчен чакырылды. Яшь гаилә Күн авылында яши. Алар бу елның җәендә өйләнешкән. Аларның беренче балалары акт язмасында йөзенче булып теркәлгән. Бу гадәти булмаган вакыйга белән баланың ата-анасын район башлыгы котлады.