Азнакайда татар язучылары туган телебез, аның язмышы турында сөйләде
(Азнакай, 8 октябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резеда Шәрипова). Күренекле татар язучылары Марсель Галиев һәм Вахит Имамов районда кунакта булды. Әдипләр иҗатлары белән таныштырды, туган телебез, аның язмышы хакында сөйләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Алар төбәкне өйрәнү музее белән танышты. Аннан Азнакайның 1нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр белән очраштылар. «Чын татар уллары, кызлары булып үсәрсез дип ышанам. Читать дальше...