Питрәч районында 12 гектардан артык мәйданга агач утырттылар
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районы авылларында агач утырту акциясе тәмамланды. Җирле халык, хезмәт коллективлары һәм укучылар ярдәме белән 12,24 гектар мәйданга яшел үсентеләр утыртылды. Бу турыда «Питрәч-информ» хәбәр итә. «Күп кенә авыл җирлекләрендә агачлар утырту көннәре узды, үсентеләрне юл кырыйларына күпләп утырттылар. Уланово авылы янындагы юл кырыйларына 1 мең үсенте утырттылар, Шулай ук Питрәч һәм Чыты авылларында да күп утыртылды», диелгән хәбәрдә. Яшелләндерү буенча көзге эшләр акрынлап тәмамлана. Читать дальше...