Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылачак
(Чирмешән, 22 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты тиздән ачылачак. Әлеге объектта төзелеш ахырына якынлаша, нигездә, эш 100 урынлы тамаша залында гына калган — сәхнә ясыйсы, идән җәясе бар. Бинага җылы да җибәргәннәр, су линиясе, электр үткәргечләр дә сузылган, ишек һәм тәрәзәләр куелган. «Тамаша залына куярга урындыклар да әзер. Элмә такталарга да заказ бирдек», — ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. Читать дальше...