Буа районында чигүле эшләнмәләр бәйгесе игълан иттеләр
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», «Байрак» ). Бөтендөнья татар когрессынының Буа районы бүлекчәсе 10 октябрьдән башлап декабрь ае ахырына кадәр «Чигүләрдә халкымның күңел көзгесе» дигән конкурс игълан ителә. Бу турыда район басмасы язды. Ул ТАССРның 100 еллыгы, Буа шәһәренә 240, районга 90 ел тулуга багышлана. Конкурска чигү эшләре кабул ителәчәк: сөлге, намазлык, кульяулык, калфак, изү, хәситә. Призлы урыннар алган эшләр кире кайтарылмый. Алар республика, район күләмендә үткәреләчәк чараларда урын алачак. Читать дальше...