Бөтенроссия халык санын алуга җирле үзидарә органнарына өстәмә вәкаләтләр бирелә
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә, республика муниципалитетларына өстәмә вәкаләтләр бирелә. Бу хакта закон проекты Дәүләт Советының уналтынчы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча җирле үзидарә органнарына вәкаләтләр йөкләнә: Халык турында белешмә җыю өчен җәлеп ителәчәк кешеләрне укыту һәм аларның эше өчен яраклы, җиһазландырылган, элемтә чаралары белән тәэмин ителгән бүлмәләр булдыруны кайгырту. Читать дальше...