Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча федераль чемпионат призеры булды
(Әлмәт, 1 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче Сергей Надежин 97 килограммга хәтле авырлык категориясендә Идел буе федераль чемпионатының бронза призеры булды. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге төбәкара ярыш 2021 елда Ростов-Дон шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия чемпионатында катнашу өчен сайлап алу ярышы булып тора. Әлмәт көрәшчесе Россия чемпионатында катнашу хокукын яулады. Сергей Россия Федерациясе җыелма командасына керде, диелә хәбәрдә. Читать дальше...